Ләбиб Леронның юбилее уңаеннан шәхси сайты ачылды
12 Nov, 2021 Фәния Фазлыева 0
Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Ш. Маннур исемендәге һәм А. Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның гомер бәйрәме - юбилее уңаеннан http://leron.tatar адресы буенча шәхси сайт ачылды.
Биредә әдипнең тормыш юлы, иҗаты, китаплары, шәхси архивтан фотолары, видео һәм аудиоязмалар, яңа гына табадан төшкән әсәрләре белән танышырга мөмкин. Сайтка рәхим итегез!
Сайтны ясаган Белем.ру - https://belem.ru порталы коллективы исеменнән Ләбиб Леронны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тормышында һәм иҗатында яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!