ТР Мәдәният министрлыгы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә
3 ноябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурсның бурычлары:
▪︎ Балалар һәм үсмерләр арасында популяр әдәби әсәрләр булдыру;
▪︎ Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру;
▪︎ Заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү;
▪︎ Яңа талантлы авторларны ачыклау.
Конкурс дүрт жанрны үз эченә ала — шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар (бер актлы кыска пьесалар). Ягъни, әдәби конкурсның үзенчәлеге — комикслар. Аның призы да зуррак — I урынга 120 мең сум вәгъдә ителә, II урын — 90 мең сум, lll урын — 70 мең сум.
Башка жанрларның премиясе урынына карап 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Приз фонды 900 мең сум.
Конкурска гаризалар 2021 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәчәкләр.
Конкурсның нигезләмәсен биредә карый аласыз.