2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы
14 Oct, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде.
«Цифрлаштыру – үзмаксат түгел. Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба "цифр" га күчү өчен безгә принципиаль рәвештә яңа катлаулы мәсьәләләргә алынырга кирәк», – диде президент.