Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәрбия эше буенча меморандум әзерләгән
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәрбия эше буенча меморандум әзерләде, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Сергей Кравцов Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы ачылышында. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Әлегә бу проект, сездән һәм төбәкләрдән җыйган тәкъдимнәр хакында фикер алышачакбыз һәм аны инде иртәгә үк кабул итәрбез дип өметләнәм. Алда әйткәнемчә, әлеге меморандум шул исәптән дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда төп документ, Мәгариф министрлыгы, башка структураларның тәрбия өлкәсендәге төп эше булачак», - диде министр.
Ул әлеге меморандумның төп нигезләмәләре белән таныштырды. Документ нигезендә, шәхес тәрбияләү барлык ведомство структуралары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы санала. Документта шулай ук балаларны мәктәптә тәрбияләү барлык педагогик коллективның эше икәнлеге искәртелә.
Министр әйтүенчә, меморандум нигезендә, мәктәп – белем бирү өчен инклюзив киңлек ул. Моннан тыш, цифрлы грамоталылык - традицион белем бирү системасына, ә мәгълүмати технологияләр классик белем бирүгә өстәмә булырга тиеш.