Татарстанның яшь галимнәре 500 мең сум күләмендә грантка дәгъва итә алалар
Татарстанда «Умник» программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс яшь инноваторларга һәм галимнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Гаризалар 19 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгегә гаризаны 18дән 30 яшькә кадәрге, элегрәк җиңү яуламаган РФ гражданнары бирә ала. Катнашучылар үз идеяләре турында бәян итәргә, актуальлеген нигезләргә һәм проектны якларга тиеш.
Конкурс цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика кебек юнәлешләр буенча үткәрелә, дип хәбәр итә «Идея» технопаркының матбугат хезмәте.
Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару вакыты — 24 айдан артырга тиеш түгел (һәр 2 этапка 12шәр ай бирелә). Җиңүче 500 мең сум күләмендә грант алачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин. Сораулар белән «Идея» технопаркына +7(843)570-68-50 (93-41) телефоны аша, яки tunakova@tpidea.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2020 елда төрле конкурсларда эшмәкәрләр һәм республиканың яшь тикшеренүчеләре инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грант ярдәме рәвешендә 700 миллион сум акча алдылар.