belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укытучының хезмәт хакы җитәрлекме?

Укытучының хезмәт хакы җитәрлекме?

27 Sep, 2021 Фәния Фазлыева 0
Укытучының хезмәт хакы җитәрлекме?
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.ru

Россия Президенты Владимир Путин укытучыларның кеременә бәйле проблемалар турында фикерен әйтте.

«Мәктәпкә, тулаем мәгарифкә килгәндә, без соңгы вакытта моңа күп игътибар бирәбез, ләкин, сез чынлап та хаклы, җитәрлек түгел. Иң төп проблема — ул, әлбәттә, керем дәрәҗәсе. Аны, әлбәттә, аерым түләүләр белән түгел, ә әлеге мәсьәләне системалы хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына узган сәяси партия вәкилләре белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Владимир Путин Дәүләт Думасындагы партияләр әлеге мәсьәләгә игътибар итәрләр дип ышануын белдерде.

«Мин мондый төр идеяләрнең барысына да төрле яклап ярдәм итәчәкмен», — диде Президент. Шул ук вакытта ул моны хезмәт базарындагы гомуми вазгыять белән чагыштырып карарга кирәклеген дә искәртте.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.09.2021 - 23:57):https://belem.ru/node/8330