Казан зооботаника бакчасы яшь натуралистлар түгәрәгенә чакыра
9 Sep, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Казан зооботаника бакчасы «Барсята» яшь натуралист түгәрәгенә чакыра. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны көтәләр.
Дәресләрне тәҗрибәле педагог-биолог үткәрәчәк. Уку барышында яшьләр хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында беләчәкләр, зооботаника бакчасы коллекциясен өйрәнәчәк, Казанның табигый тарихы музеенда һәм республиканың тыюлык зоналарында булачак, шулай ук төрле бәйрәм һәм экологик чараларда катнашачак.
Түгәрәк эше турында тулырак мәгълүматны, шулай ук дәресләргә бару өчен гаризаны электрон почта аша калдырырга мөмкин: zoo_emo@mail.ru