Татарстанда БДИда 100 балл җыючыларның яртысы - Казан укучылары
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючы татарстанлыларның яртысы Казан укучылары икәнен әйтте.
«Йөз балл җыючыларны иң күп әзерләүчеләр — Казан мәктәпләре. Гомумән алганда, башкаланың иң югары нәтиҗәгә ирешкән 125 укучысы бар. Чаллыдан — 34, Әлмәт районыннан — 13, Түбән Кама районыннан — 10 бала имтиханны 100 баллга тапшырды», — диде Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, быел Татарстанда имтиханнарны 246 укучы 257 фәнне иң югары баллга тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда республикада югары күрсәткечләр унсигезгә арткан.
«Бер предметтан 214 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйса, ике предметтан — 11 укучы. Моннан тыш, барлык ике йөз балл җыючылар өченче предмет буенча да югары нәтиҗәгә иреште, — диде министр.