Быел 896 мәктәптә һәм өстәмә белем бирү оешмасында шахмат зоналары булдырылган
16 Aug, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Быел Татарстанның 896 мәктәбендә һәм өстәмә белем бирү оешмасында шахмат зоналары булдырылган.
«"Бердәм Россия" партиясенең талантлы балаларны үстерүгә юнәлтелгән махсус проекты нигезендә республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдырыла. Быел 896 мәктәптә һәм өстәмә белем бирү оешмасында 970тән артык шахмат зоналары эшләнде», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
Татьяна Ларионова шахмат уенын баланы иҗади яктан үстерә дип саный.
«Бу эшчәнлек сәләтле яшьләрне республикада калдыруга юнәлдерелгән. Без талантлы балаларның Татарстан уңышлары күбесенчә алар кулында икәнен белүләре яклы», — диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары матбугат конференциясендә.