Бөтен дөнья педагоглары «100% Татарстан» форумында тәҗрибә уртаклашачак
12-14 августта «100% Татарстан» интеллектуаль эш киңлегенең виртуаль мәйданында «Фән. Мәгариф. Хезмәт базары» дип аталган халыкара онлайн форум узачак. Ул Татарстандагы мәгариф системасы һәм хезмәт ресурсларына багышлана.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумда йөздән артык спикерның чыгыш ясавы көтелә. Форумда лекция, презентация, мастер-класслар, шулай ук бөтен дөньяның мәгариф өлкәсе белгечләре арасында фикер алышу һәм дебатлар була.
Белем бирүнең төрле дәрәҗәсенә багышланган дүрт сәхнә оештырыла. Форумда педагоглар гына түгел, студентлар да катнаша ала.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларының ата-аналарына ярдәм итүгә аерым көн багышлана. Илнең иң яхшы педагоглары балаларны тәрбияләү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Чараның трансляциясен сайттан карау мөмкинлеге була. Ә призлар уйнатуда катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлергә кирәк.