Татарстан укучылары өчен «Без бергә» профильле сменасы ачыла
3 Aug, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
12 августтан 29 августка кадәр «Костер» сәламәтләндерү центры базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Без бергә» профильле сменасы башлана.
Сменада Татарстан муниципаль районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 дән артык бала - өстәмә белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре: иҗади, спорт-туристлык, патриотик, социаль-педагогик юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар катнаша.
Смена дәвамында сәнгать иҗаты, сәламәт яшәү рәвеше, социаль иҗат чаралары уза.
Гариза бирү өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: