Лаеш районында яшь журналистлар фестивале узачак
23-27 июль көннәрендә Лаеш районының Матюшино авылында «Идел» Яшьләр үзәгендә «Алтын каләм — Золотое перо» XXVI балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак.
Анда 20 яшькә кадәрге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр: журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар катнашачак. Көн саен аларга фоторепортажлар ясарга, рус һәм татар телләрендә газеталар чыгарырга, теле- һәм радиопрограммалар эшләргә туры киләчәк.
Катнашучыларны журналистика өлкәсендә профессионаллар белән осталык сәгатьләре һәм очрашулар, шулай ук юнәлешләр буенча остазлар җитәкчелегендә командаларда эшләү көтә.
Конкурс йомгаклары буенча фестиваль лауреатлары билгеле булачак, алар кыйммәтле бүләкләр һәм республиканың алдынгы басмаларында стажировка узу мөмкинлеге алачак. Гран-при ияләре Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай укый алачак.