«ШАЯН ТВ» каналы «Мин – татар баласы» бәйгесе игълан итте
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә.
Бәйгенең максаты — татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган: «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр); «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (11-15 яшьлекләр);
Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 1 июленнән 15 сентябренә кадәр рәсем яки кул эшеңне сыйфатлы фотога төшереп rasemtatar@mail.ru / tatareshe@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.