Татарстан БДИда 100 балл җыючылар саны буенча Россиядә лидер төбәкләренең берсе булды
Татарстан Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 балга тапшыручылар саны буена Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булды.
«Бердәм дәүләт имтиханында 100 баллны рус теле һәм әдәбиятыннан җыйганнар. 100 балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае алдынгы булды», — дип хәбәр итә Рособрнадзор.
Якынча мәгълүматларга караганда, барлык фәннәр буенча БДИдагы уртача баллар узган елгы белән бер дәрәҗәдә.
«Имтиханның төп көннәрендә 100 балл җыюның 8121 очрагы теркәлде. Ике фән буенча йөзәр баллны 409 укучы, өч фән буенча 16 укучы җыйган», — диделәр ведомствода.
Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозу, имтиханнан чыгарылучылар саны арткан. Быел имтиханнан 939 укучы чыгарып җибәрелгән, нигездә алар кәрәзле телефон, микронаушниклар һәм шпаргалкалар кулланып тотылган.