Арчага төрле өлкәләрдән татар теле укытучылары җыелды
5 Jul, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Арчага Самара, Свердловск, Оренбург һәм башка өлкәләрдән 150 татар теле укытучысы килде.
Педагоглар өч төркемгә бүленеп эшләде. Алар алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнделәр, проблемаларны, ана телен саклау, үстерү турында сөйләштеләр.
Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, «Әлифба» музеенда булдылар.