Алдагы елларда нинди белгечлекләргә кытлык булачак?
«Быел уку йортларына кергәндә юриспруденция, икътисад һәм менеджмент белгечлекләрен сайлаган студентлар укуларын тәмамлауга эшсезлек проблемасы белән очрашырга мөмкин”, - дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Бүген Россиядә 7,5 млн студент исәпләнә, аларны 3 мең югары уку йорты укыта. 2015 елга төрле белгечлек алган 364,75 мең студентка ихтыяҗ булмаячак. Аның каравы, ил 312,64 мең башлангыч һөнәри белем алган хезмәткәркә кытлык кичерәчәк.
Якын арада нинди бегечлекләрдән югары һөнәри белем алган кешеләр кирәк булыр соң? Бу – “Физик-математик фәннәр”, “Информатика һәм гамәли техника”, “Хезмәт күрсәтү өлкәсе”, “Мәгълүмати куркынычсызлык”, “Табигать белемнәре”, “Геодезия һәм җир төзелеше”, "Авиацион һәм ракета-космик техника”, “Корал һәм кораллану системасы”, “Диңгез техникасы”, “Автоматика һәм идарә”, “Көнкүреш куркынычсызлыгы һәм тирә-як мохитне саклау”.
Урта һәм башлангыч һөнәри белемгә килгәндә, аның гуманитар фәннәр һәм икътисадтан кала барлык белгечлекләре дә актуаль булачак. Аеруча “Металлургия, машина төзү һәм металл эшкәртү”, “Хезмәт күрсәтү өлкәсе”, Химик техника һәм биотехнологияләр”, “Төзелеш һәм архитектура” кебекләргә дефицит көтелә.