XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылды!
Хөрмәтле татар интернетчылары!!!
Бүген, "Белем.ру" IT-компаниясенең туган көне - 14 яшь тулу уңаеннан, XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылып китте!
Әлеге бәйгене 2010 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән нәкъ менә "Белем.ру" IT-компаниясе башлап җибәргән иде. 2013 елдан башлап бәйгене оештыру һәм тантанасын үткәрүне Татнетны үстерү фонды үз кулларына алды, Бәйгене оештыручы-партнерлар саны да елдан-ел арта бара, алар арасында ВКонтакте социаль челтәре, Википедия, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, "Татмедиа" ААҖ һ.б. бар.
Игътибар! Быел бәйгедә үзгәрешләр бар - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең бер номинациясе кыскартылды һәм аның урынына бер яңа номинация өстәлде.
1. Кыскартылган номинация - ".TATAR доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясе. Бүгенге көндә .TATAR домены инде конкурентлыкка сәләтле һәм һәр татар кешесе сайтны нәкъ менә әлеге доменда урнаштырып аны бөтен дөньяга популяр итә алуын аңлады. .RU һәм .РФ географи домен зоналары белән чагыштырганда, .TATAR доменының географик яктан чикләүләре юк һәм ул бертигез дәрәҗәдә Җир шарының теләсә кайсы почмагында уңышлы ачылырга һәм укылырга мөмкин. Бөтен дөньяда яшәгән татарлар өчен сайт ясау очрагында бу аеруча уңышлы.
2. Яңа номинация - "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал" номинациясе. Аерым номинация булдыруның сәбәбе - интернет челтәрендә татар телендә видеоконтент популярлашып килә һәм Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка оештыручы-партнерлар белән берлектә интернет челтәрендә файдалы татарча видеоконтентның артуын тели һәм нәкъ менә әлеге сегментны күбрәк халыкка ирештерәсе килә. Әлеге номинациядә Yoytube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган файдалы видеоблог/видеоканал авторлары/җитәкчеләре катнаша алачак.
Гаризалар 14 нче июньнән 3 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/cYRtewHtJA4iZbkV7