Татарстанда 14,5 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаштырылачак
Дүрт айда Татарстанда 880дән артык яшүсмер эшкә урнаштырылган. Ел ахырына барлыгы 14,5 мең балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин итү планлаштырыла.
Республикада яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү ирекле эш урыннарына эшкә урнаштыру юлы белән башкарыла. Ел саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча эш алып баралар.
Җәй дәвамында ел саен 10 меңнән артык яшүсмер эшкә урнаша. Узган ел пандемия белән бәйле рәвештә 7,3 меңнән артык яшүсмерне эшкә урнаштырганнар, бу 2019 ел күрсәткеченнән 46% ка кимрәк.
Балалар мәктәп һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүдә, шулай ук авыл хуҗалыгында ярдәмче эшләрдә катнашалар. Моннан тыш, алар шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә җәлеп ителгән.