belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Уку елы тәмамлану белән тәбриклибез!

Уку елы тәмамлану белән тәбриклибез!

24 May, 2021 Фәния Фазлыева 0
Уку елы тәмамлану белән тәбриклибез!
Россия
belem.ru яңалыклары

Бу көннәрдә илебезнең  барлык  мәктәпләрендә  соңгы  кыңгыраулар  чыңлый. Тиздән  меңләгән укучылар олы  тормыш  юлына  басачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, хөрмәтле укытучыларны һәм әти-әниләрне чын күңелдән соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! 

Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында гүзәл бер мизгел. Бу – өметләр, яңа ачышлар һәм киләчәккә планнар кору чоры.  Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын, алдыгызга куйган максатларыгызга ирешеп, чын кешеләр булып яшәргә язсын сезгә. Сау-сәламәт булыйк, Ходай биргән һәр якты көнгә сөенеп яшик, дуслар! 

Белешмә: 2021 елда Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 16 266 укучы тәмамлый, шулардан Казанда – 5 884 (чагыштыру өчен: 2020 елда аттестат алучылар – 16 492, шуларның Казанда – 5 792); 9 сыйныфлар – 36252 укучы, шулардан Казанда – 11 212 (2020 елда аттестат алучылар – 37 469, шулардан Казанда – 11 049 кеше).

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.05.2021 - 13:33):https://belem.ru/node/8231