IV «Zaman» блогинг мәктәбе татар яшьләрен җыйды
24-26 апрель көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә IV «Zaman» блогинг мәктәбе үтте. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге үткәргән әлеге чарада татар телен һәм мәдәниятен үстерү теләге белән файдалы контент булдыру һәм блог алып бару белән кызыксынган 18-35 яшьтәге татар яшьләре катнашты.
Аның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогын/битен, видео-каналын ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдырырга теләгәннәргә уку-укыту мәйданы, аралашу һәм тәҗрибә туплау өчен мохит булдыру.
Биредә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан кала Әстерхан, Пенза, Самара, Саратов, Оренбург һәм Киров өлкәсеннән яшьләр килде. Катнашучылар беренче көнне үк Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы белән очраштылар.
Социаль челтәрләрдә үз блогларын алып барырга теләүче яшьләр өчен әлеге өлкәдә белемнәре һәм тәҗрибәләре булган спикерлар чакырылды: «ТАТМЕДИА» Акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, Татарстан Республикасының инфлюнсерлар белән эшләүче креатив СММ-Эвент агентлыгының генераль продюсеры, «Ютуб Татарочки» каналының авторы Айнур Әхмәтов, теле-радио алып баручы, «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров, блогер-журналист, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер Илназ Габидуллин (Кызык-мызык), контентмейкер Регина Гарипова, блогер, тик-токер Зәринә Дәүләтшина, социаль челтәрләрдә үсеш буенча белгеч, Казандагы беренче СММ мәктәпне оештыручы, блогер Җәмилә Гайнетдинова, һәм THE DUSLAR HOUSE тик-токерлар төркеме.
Мәктәптә катнашучылар таргетинг, сторисмейкерлык, СММ, үз аудиторияңне булдыру, файдалы контент ясау һ.б. буенча белемнәр алдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.