Ике ел эчендә татар теле һәм әдәбиятыннан сертификацияле дәреслекләр кайтуы көтелә
Татарстан мәктәпләренә ике ел эчендә татар теле һәм әдәбиятыннан сертификацияле дәреслекләр кайтырга тиеш.
Дәреслекләр җитмәү проблемасын Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Илшат Әминов күтәрде.
«Кайбычның аерым мәктәпләрендә, Казанның 2 нче татар гимназиясендә татар мәктәпләре өчен татар теленнән сертификацияләнгән дәреслекләр җитми», — диде Илшат Әминов.
«Әгәр дәреслекләр турында әйтсәк, федераль дәрәҗәдә процедуралар булырга тиеш. Бүген моның белән актив шөгыльләнәбез. Һәр параллель өчен бөтен уку-методик комплектлары кыска вакыт эчендә кабул ителер дип уйлыйм», — дип җавап бирде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
Ул дәреслекләр кирәк күләмдә 2022 елда гына булыр дип фаразлады. «Процедураларны узып, акча алып, тиражларны бастырып, мәктәпләрне тәэмин итәчәкбез. Мнистрлык бу юнәлештә актив шөгыльләнә, ике ел эчендә бу сорауны ябарбыз дип уйлыйм», — дип белдерде.