Күп балалы ата-аналарга отпуск бирүдә үзгәрешләр бар
РФ Хезмәт кодексының 262.2 маддәсенә куп балалы хезмәткәрләренең еллык отпуск биру чиратына кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр күп балалы ата-аналарының еллык түләүле отпуск алу хокукын үзләренә уңайлы вакытта алырга мөмкинлек бирә.
Ялга өстенлек хокукы 18 яшкә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган хезмәткәрләргә кечкенәсенә 14 яшьтән дә артмаган очракта, кагыла. Элегрәк бу яшь 12 яшьтән өлкәнрәк булмаган күп балалы хезмәткәрләргә генә кагыла иде.
Исегезгә төшерәбез: хезмәткәрләргә яллар бирү чиратын көйләүне эш бирүче үзе башкара, ул отпускларның графигын төзи һәм раслый. Яллар графигын төзегәндә, эш бирүче күп балалы хезмәткәрләрнең теләкләрен исәпкә алырга тиеш.
Хезмәткәр ял башлану вакытын, эш биречүгә алдаан гариза биреп, үзгәртә ала ә эш бирүче хезмәткәрләргә отпуск вакытын үзгәртүне кире кагарга хокуклы түгел.