Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум була
19 мартта Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә этник музыка-инструменталь мәдәният буенча семинар-практикум узачак.
Семинар-практикум фольклор коллективлары җитәкчеләре, катнашучылары, Татарстан Республикасы халык иҗатын сөючеләр өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләр җитәкчеләре, этник музыка уен кораллары җитештерүчеләр катнашачак.
Биредә катнашучылар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләрендә үз осталыкларын арттыра, борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныша, фольклор традицияләрен җыю, өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча тәҗрибә уртаклаша алачак.
Үзеңнең катнашуыңны «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ электрон почтасы аша tatcultgrant@mail.ru 2021 елның 17 мартына кадәр расларга мөмкин.