belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра

КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра

17 Mar, 2021 Фәния Фазлыева 0
КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.ru

Казан федераль университеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУ бүлеп бирә торган максатчан урыннарга өстенлекле керү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде Ситдыйков.

Ул хәзер олимпиада концепциясен эшләү төгәлләнгәнлеген, аны уздыру мәйданчыклары һәм формалары билгеләнүен, шулай ук контент әзерләнүен әйтте. «Киләсе уку елы башында гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — диде Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйткәнчә, сүз Идел буе тарихына багышланган бөтенроссия олимпиадасын оештыру турында бара. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 17.03.2021 - 14:00):https://belem.ru/node/8179