«Тарих эзләреннән» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесен игълан итә. Конкурста Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша.
Бәйгенең максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
I этап – 2021 елның 21 мартына кадәр бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр җибәрелә;
II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (29-31 март);
III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (1-15 апрель).
Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.
ИГЪТИБАР! Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама буенча сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru