belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан әниләре балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша ала

Татарстан әниләре балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша ала

13 Feb, 2021 Фәния Фазлыева 0
Татарстан әниләре балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша ала
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://tatar-inform.ru

 «Милли киемдәге әни һәм балалар» дигән халыкара фотобәйгегә гаризалар кабул итү башланды.

Проектның оештыру комитетыннан хәбәр итүләренчә, проект милли костюм ярдәмендә үз милләтеңнең мәдәни күптөрлелеген чагылдыру аша Россия халыкларының милли колоритын күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Фотобәйгенең максаты – социумның глобальләшү темплары көчәю шартларында Россиядә яшәүче халыкларның милли үзенчәлеген саклап калуда ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен хөрмәтләү.

Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен яшь чикләве юк. Гаризаны аналар һәм балалар, шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм гаиләнең башка әгъзалары да калдыра ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 августына кадәр кабул ителә.

15 сентябрьдә рәсми сайтта 150 финалист һәм 20 җиңүченең исемнәре билгеле булачак.

Конкурска нәтиҗәләр октябрь аенда «Хатын-кыз куллары белән» халыкара халык-сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге фестивале мәйданчыгында (Мәскәү) ясалачак. Экспертлар, финалга үткән 150 эш арасыннан җиңүчеләрнең 20 эшен сайлап алып, күргәзмәдә тәкъдим итәчәк. 

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белә аласыз: http://www.ethno-photo.com./

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.02.2021 - 11:23):https://belem.ru/node/8156