Әлмәттә «Ace Language Academy» белем бирү үзәге ачылды
Әлмәттә «Ace Language Academy» белем бирү үзәге яңа урында мәктәпнең мөмкинлекләре шактый киңәйде: үзәк интерактив җиһазлар, күпфункцияле зал, арт-студия һәм китапханә һәм 17 уку сыйныфы белән җиһазландырылган. Биредә инглиз, алман, кытай һәм француз телләре укытыла.
Яңартылган мәктәптә 1,5 яшьтән алып балалар белән шөгыльләнү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Ace Language Academy» — Татарстанның көньяк-көнчыгышында халыкара Кембридж имтиханнарын әзерләү һәм тапшыру өчен бердәнбер сертификацияләнгән үзәк.
Ачык ишекләр көнендә үзәккә килүчеләр өчен бушлай мастер-класслар, экскурсияләр оештырылды һәм призлар уйнатылды.
«Татнефть» компаниясе генераль диреткоры Наил Маганов «чит телләр өйрәнгәндә, сезнең алда бөтен дөнья ачыла», диде.
Район башлыгы Тимур Нагуманов «Татнефть»кә шундый мөмкинлеләр тудырганы өчен рәхмәт белдерде.