Түбән Камада яшәүчеләр бушлай татар теле курсларына языла ала
Туган тел һәм Халык бердәмлеге елында Түбән Каманың Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Татарча да яхшы бел!» проекты игълан ителде.
Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәресләрдә барлык теләүчеләрне татар теленең төп сүзләренә һәм төп грамматика кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресне китапханәчеләр үзләре дә тыңлады. Алар рус-татар сүзлекләре белән таныштылар, әңгәмәдәшләрен сәламләргә, тәкъдимнәрне дөрес итеп төзергә өйрәнделәр.
Курсларга теләгән һәркем керә ала. Дәресләрне 23 ел стажлы педагог Гөлнара Хәйруллина үткәрә. Курс 25 дәресне үз эченә ала.
Дәресләр айга ике тапкыр уза, 8(8555)39-93-83 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Татар телен онлайн-форматта да өйрәнергә була. Үзәк китапханәнең «Инстаграмы» сәхифәсендә #Tatartime яңа проекты старт алды. Укулар айга ике тапкыр узачак.