Укытучыларга коронавирустан прививка ясату мәҗбүри булачакмы?
23 Dec, 2020 Фәния Фазлыева 0
Татарстанда укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
«Вакцинация башланды, ләкин бернинди мәҗбүриләү юк. Вакцинация алдыннан укытучылар башка бик күп анализлар да тапшыралар. Барлык этапларны узып, табиблар рөхсәт бирсә, вакцинациягә баралар. Бу аларның үз ихтыярында», — диде министр.