Казанда “икенче сковородка»
Шушы көннәрдә А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында, студентлар теле беле әйтсәк, “икенче сковородка” ачылды. Ләкин беренчесе уртасында В.И. Ульянов-Ленин һәйкәле басып торса, биредә - Андрей Николаевич Туполев. КДТУның өченче бинасы каршында әлеге бөек шәхескә багышланган мемориаль комплекс ачылды.
Тантанада катнашкан Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко: “Без Андрей Николаевич Туполев кебек гигантлар җилкәсендә басып торуыбызны онытмаска тиеш. Ул бөек галим иде, кырыс, амбициоз кеше иде”, - диде. Министр фикеренчә, соңгы елларда авиатөзелештә нәкъ менә Туполевка хас амбициозлык җитеп бетми дә инде.
Тантанада заманында Туполев белән эшләгән кешеләр дә бар иде. Алар бу шәхес турында кызыклы вакыйгалар сөйләде, истәлекләр белән уртаклашты. Туполев эшчән, таләпчән кеше булу белән беррәттән, кырыс, тупас та була. Ул эшне әйбәт башкарган, катлаулы мәсьәләләрдән чыгу юлын тапканнарны күрә белгән, ялкауларны сөймәгән.
Шундый истәлекләрнең берсе. Бер самолеттка тиз арада үзгәреш кертергә кирәк була. Туполев цехка кереп, эшчеләрдән бу эш күпме вакыт таләп итәчәген сорый. Тегеләр иртәнгә кадәр эшләп бетерергә вәгъдә итәләр. Эш башлана. Цех җитәкчесе килү белән, Туполев аңа да шундый ук сорау бирә. Ул өч атна кирәк булачак, ди. Туполев аны шунда ук эшеннән куа. Эшчеләрнең һәрберсен исә икенче көнне иртән акчалата “рәхмәт” көтә.