Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә туклануны оештыру стандартларын булдырырга өндиләр
2 Dec, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Туклануны оештыру стандартлары кирәк, аш-су стандартлары кирәк. Һәр мәктәп ашханәсенә туры килергә тиешле таләпләр эшләү мөһим», - дип сөйләде ул мәгариф оешмаларында туклану системасын камилләштерү буенча бөтенроссия конференциясе барышында.
Глушко стандартлар аерым ихтыяҗлары булган балаларны туклану белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә чагылдырырга тиешлеген искәртте.