Рус әдәбиятыннан инша – мәҗбүри имтихан
Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы тагын бер яңалык. Россия мәктәпләрендә мәҗбүри бирелергә тиеш имтиханнар саны үзгәрергә мөмкин. Икенче төрле әйткәндә, рус теле һәм математика фәннәренә рус әдәбиятыннан инша язу өстәлергә мөмкин. Бу идеяне кертү турында бүген Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте. Ләкин ул һәр укучының үз теләге буенча бирелә торган рус әдәбиятыннан БДИны алыштырмаячак. Рус әдәбиятыннан инша язу мөстәкыйль сынау булачак, дип аңлатты министр. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы фикеренчә, бу адым бер яктан, укучыларның әдәбиятны өйрәнүгә игътибарын, икенче яктан, имтиханнарга әзерлек сыйфатын арттырачак.
Андрей Фурсенко ассызыклавынча, киләсе елга Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ формасында ике фәннән мәҗбүри имтихан тапшырачак, бу – математика һәм рус теле. БДИ рәвешендәге башка сынауларның кайсы фәннән бирәчәген укучы үзе хәл итә. Бу аның кайсы уку йортына керергә теләвенә бәйле. Андрей Фурсенко әйтүенчә, Татарстанда рус әдәбияты, химия, информатика, география, җәмгыть белеме, физика, биология, Россия тарихы, чит телләре (инглиз, немец, француз теле) кебек предметлар арасыннан сайлап алып, имтихан тапшырырга мөмкин булачак.
Фикерләр
Кунак
27 Сентябрь, 2010 - 21:31
Permalink
Казан
1 бит