belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Табигатькә сәяхәт

Табигатькә сәяхәт

23 Nov, 2020 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Табигатькә сәяхәт
Ресурс авторы: 
Гөлнара Исәнәй кызы ӘСМӘНОВА, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Укытучы. Балалар, без бүген сезнең белән матур табигатебезгә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез гади генә булмаячак, анда кызыклы сорулар, биремнәр, уеннар да булачак. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз, биремнәрне группада эшләп, җавап бирерсез. Ә һәр дөрес җавап өчен берешәр яфрак биреләчәк, җыелган яфракларны азактан өстәлегездә яткан агач макетына беркетерсез. Кайсы төркемнең агачы күп яфраклы була, шул җиңүче булыр. Сәяхәтебезне башлар алдыннан төркемдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп үтик. (Балалар кагыйдәләрне сөйлиләр.)

-  Балалар, әйдәгез хәзер күз алдына китерик әле. Чәчәкләрне күзли-күзли, умарта кортларының безелдәвен тыңлый-тыңлый тау итәгенә килеп җиттек, якында гына урман. Туктап ял итәсе урыныбыз матур җиргә урнашкан. Балалар, сезгә кырда үсә торган үләннәрнең гербарийларын таратам, сез аларның татарча һәм русча исемнәрен язарга тиеш буласыз. Шулай ук арасыннан бер дару үләнен табып, аның файдалы үзлекләрен атарга кирәк. Ә башка команда өстәмәләр, төзәтмәләр кертеп, үзләренең командасына балл эшли ала. Язып әзерләнсәгез дә була, бер-берегезнең киңәшләшә аласыз, уртак фикергә килеп, чыгыш ясарга әзерләнегез. Уңышлар сезгә!

(Һәр командага гербарийлар таратыла, балалар әзерләнә.)

Беркетелгән файлКүләме
Файл Табигатькә сәяхәт (дәрес планы)29.63 KB
Файл Табигатькә сәяхәт (презентация)7.52 MB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Презентация
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Мәктәпкәчә тәрбия
Табигать белеме
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.11.2020 - 10:01):https://belem.ru/node/8068