Россиядә ике елдан Skype һәм Zoom аналогы эшли башлаячак
3 Nov, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
2022 елда Россия мәктәпләрендә онлайн-видеоконференцияләр үткәрү өчен яңа сервислар эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россия сенаторларына докладта шул планнар турында сөйләде. Пандемия вакытында укучылар Россия альтернативасы булмаган чит ил видеоконференция сервисларыннан кулланырга мәҗбүр булды.
«Безне ике интернет-компаниядә ишеттеләр. „Яндекс“ һәм Mail.ru Group үзләренең зур платформаларына „Ростелеком“ белән бергә онлайн-коммуникацияләрне мөстәкыйль рәвештә инвестицияләячәк. 2022 елда бу сервислардан файдаланып булачак», — диде министр.