ТР Икътисад министрлыгы Татарстан яшьләре өчен бушлай бизнес-лагерь оештыра
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
14-17 яшьлек Татарстанның 100дән артык укучысы көзге каникул дәвамында бушлай «Бизнес-смена» онлайн-лагере кысаларында эшкуарлык эшен өйрәнде. Онлайн-уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар эксперт комиссиясе каршында үз проектларын тәкъдим итте, шуның нигезендә комиссия «Волга» яшьләр үзәгендә 3 көнлек бизнес-съездда катнашу өчен 50 иң актив яшь бизнесменны сайлап алды.
Яшьләр съездына бөтен республикадан катнашучылар чакырылган, аларның географиясе – Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Апас, Зеленодольск, Мамадыш, Лаеш һәм Сарман районнары.
3 көн дәвамында мәктәп укучылары бизнесның төрле өлкәләреннән килгән экспертлар һәм эшкуарлар белән очрашачак һәм үз проекты нигезендә мини-фильм ясау өстендә эшләячәк. Смена тәмамланганнан соң «ябык күрсәтмә» узачак. Лагерь программасында белем бирү, шулай ук кичке күңел ачу һәм спорт чаралары, уеннар, дискотекалар һәм отряд шәмнәре планлаштырылган. Чара Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан билгеләнгән барлык нормаларны катгый үтәп гамәлгә ашырылачак.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм аның составына керүче «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән, бушлай нигездә уздырыла.