Казанда беренче тапкыр көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары ачыла
Көзге каникул вакытында Казан мәктәпләрендә укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары ачыла. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Каникул вакытында Казанда соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменасы оештырылачак. 14 меңгә якын бала 157 мәктәп базасындагы лагерьларда ял итәргә ниятли. Биш көнлек смена 2-7 ноябрьдә узачак», - диде докладчы.
Лагерьлар иртәнге тугыздан көндезге өчкә кадәр ачык булачак, кизү сменалар исә 8.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Мәктәп укучысы өчен юллама бәясе биш көнгә 858,4 сум тәшкил итә, әмма әти-әниләргә аның 15 процентын, ягъни 128,75 сумын гына түләргә туры киләчәк. Көненә өч тапкыр ашату бәясе - 143,26 сум.
«Юллама бәясе бер дә кыйммәт түгел. Туклану чыгымнары тулысынча бюджет хисабына каплана», - дип аңлатма бирде әлеге саннарга Казан мэры Илсур Метшин.
Җәен коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп яны лагерьлары ачылмаган иде.