Татарстанда өлкән яшьтәге 1300 кеше WorldSkills программалары буенча яңа һөнәр үзләштерде
Быел Татарстанда өлкән яшьтәге 1290 кеше WorldSkills программалары буенча белем алды. 50 яшендәге һәм аннан өлкәнрәк затларны укыту «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты тарафыннан каралган иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада уку 33 компетенция буенча оештырылды. Ул 14 белем бирү оешмасы базасында көндезге һәм дистанцион формада узды.
Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турындагы килешүләр профессиональ белем бирү оешмалары һәм «“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) “ һөнәри берлекләрен һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге тарафыннан төзелде.
Гомумән алганда, ил буенча өлкән яшьтәге 25 мең россияле WorldSkills программалары буенча белем алды. Укулар икътисадның төрле тармакларыннан 125 компетенция буенча алып барылды. Проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә барлыгы 50 меңнән артык кеше белем алды.
Катнашучыларның 33 проценттан артыгы – 50-54 яшьлекләр, 55-60 яшьлекләр дә шул кадәр үк, аннан 30 процентка якыны – 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 70 яшьтән өлкәнрәкләр 3 процент булды. Тыңлаучылар арасында «Веб-дизайн һәм эшләнмә», «Пешекче эше», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Социаль эш», «Электромонтаж» һәм «График дизайн» компетенцияләре аеруча зур кызыксыну уятты.
«Без профессиональ гомер озынлыгының яшь буенча чикләре булмавын күрәбез. «Россия ворлдскиллс академиясе» директоры һәм «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры урынбасары Светлана Крайчинская быел тыңлаучыларның 55 проценты өстәмә һөнәри белем алды һәм 45 проценты компетенцияләр буенча башлангыч һөнәри белем алды», – дип билгеләп үтте.