belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстан укучыларын чит телләр буенча олимпиадага әзерлиләр

Татарстан укучыларын чит телләр буенча олимпиадага әзерлиләр

23 Oct, 2020 Фәния Фазлыева 0
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен француз, немец һәм кытай телләре буенча «Speak and study» республика профиль сменасы кысаларында көзге укыту-тренировка җыеннары уза.

Сменада Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан һәм Әлмәттән 80гә якын укучы катнаша. Сменада катнашучылар - 2020-2021 уку елының француз, немец һәм кытай телләре буенча мәктәп олимпиадасының мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук 2019-2020 уку елда бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.

Атна дәвамында балалар белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе командасы шөгыльләнәчәк. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.10.2020 - 14:51):https://belem.ru/node/8031