Университетлар рәте сирәгәя
Әкренләп булса да Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы планлаштырган реформалар тормышка ашырыла. Сүз югары уку йотлары саны кыскартылу турында бара. Чират Барнаул дәүләт педагогика университетына (БДПУ) да килеп җитте. Уку йорты Россия мәгариф күзәтүе коллегиясе аттестациясен ерып чыга алмаган. Икенче төрле әйткәндә, ул университет статусын дәлилләмәгән. 10нчы ноябрьдә университетның статусын алыштыру турында карар кабул ителде. Алдагы ярты ел дәвамында Барнаул дәүләт педагогика университеты элеккеге статусы астында эшләячәк. Бу вакыт яңа документация, мөһерләр һ.б. эшләү өчен кирәк.
Моңарчы БДПУ ректоры Владимир Лопаткин университетларның статусларын үзгәртү процессын хакимиятнең югары белемгә каршы башлаган “сәяси көрәше” дип атаган иде. "Университетлар саны 50-60 процентка кимеячәк, дип алдан ук хәбәр ителде. Ялдан соң Россия мәгариф күзәтүе коллегиясенең яңа составы формалашты. Безнең университет әлеге коллегиядән зыян күрүчеләрнең беренчесе”, - диде ул.
Чыганак: window.edu.ru