Казан мэрының исемле стипендияләрен алу өчен онлайн-заявкалар кабул ителә башлады
Казан мэрының исемле стипендияләрен алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны онлайн форматында тапшырырга мөмкин. Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«2019 елдан бәйгедә катнашу өчен гариза тапшыру процедурасы гадиләштерелде. Хәзер катнашучылар барлык документларны электрон форматта „Россия яшьләре“ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гына бирә ала. Гаризаның кәгазь варианты бүтән кирәкми», - дип искәртте докладчы.
Бәйгедә югары уку йортлары һәм көллият студентлары үз бәхетен сынап карый ала. Аларга Казанны төзекләндерү процессында гамәлгә ашыруы мөмкин булган фәнни эшләр тәкъдим итәргә кирәк. Стипендияләрне 16 аспирант, югары уку йортларында белем алучы 20 студент һәм көллияттә укучы ике студент алачак.
Гаризалар быелның 31 октябренә кадәр кабул ителәчәк, иң яхшы фәнни эш авторларын исә декабрь аенда бүләкләячәкләр. Конкурс (ул инде 1994 елдан бирле үткәрелә) быел 26нчы тапкыр узачак.