БДИда җиңү укучының стресска чыдамлыгына бәйле
Югары категорияле укытучы Оксана Киселева, Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру укучының стресска чыдамлыгына бәйле, дип ышана. Бу хакта Казанның 122нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде.
«Мин балаларга, сезнең шәхси җиңүегезнең 30 проценты, сез омтылган баллар җыелмасы рус телен белүгә бәйле, дип әйтәм. Ә калган 70 проценты — үзеңне тота белү, физик халәт һәм стресска чыдамлык. Гомумән, Бердәм дәүләт имтиханы стресска каршы торучанлыкны тикшерә», — диде педагог.
Оксана Киселева сүзләренчә, Бердәм дәүләт имтиханының төп катлаулылыгы чикләнгән вакытта билгеле бер күләмдә биремнәрне үтәргә кирәк булуда. «Син тоткарлана алмыйсың. Әгәр соңга калсаң, тикшерергә өлгермәячәксең. Әгәр тикшермәсәң, баллар җитмәячәк», — диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 100 балл җыйган имтихан эшләре арткан. 2019 ел белән чагыштырганда 100 баллык нәтиҗәләр кырыкка күбрәк булган.