«Трансформер – 2009»
2009 елның 15нче январеннән алып 30нчы апреленә кадәр педагог белемен алучылар һәм яшь мөгаллимнәр арасында «Трансформер–2009» исемле республикакүләм проект эшләр конкурсы үткәреләчәк.
Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, “Татарстан Республикасы яшь педагоглары оешмасы” һәм Милли мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының татар республика комитеты ярдәме белән уздырыла. Бәйгедә урта гомуми белем бирү оешмалары укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик уку йортлары студентлары һәм яшь мөгаллимнәр катнаша ала.
Бу тармакта белем алучыларның интеллектуаль һәм иҗади белемнәрен арттыру, аларны проектлар эшчәнлегенә җәлеп итү, республикабызның педагогик мәктәбе традицияләрен яңа буын укучыларына тапшыру - әлеге чараның төп максаты.
Бәя биргәндә жюри әгъзалары нинди критерийларга басым ясачак? Бу - проектларның актуальлеге һәм аларның гамәли яктан кулланылышы, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.