«Код свободы»
17 Nov, 2008 Сылу 0
«Код свободы» иҗади конкурсы турында моңарчы сайтыбызда хәбәр ителгән иде. Яңа мәгълүмат: бәйгедә барлыгы Россиядән 483 эш катнашкан. Алар арасында Татарстаннан да 256 иҗади эш тәкъдим ителгән. Чарага нәтиҗәләр 20 ноябрьдән соң чыгарылачак.
Бәйге үзебездә җитештерелгән программалы тәэмин ителеш пакетын куллана башлаучы педагогларның иҗади эшчәнлеген игътибарсыз калдырмау, ярдәм итү максатыннан оештырылган.