Татар егете информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
21 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада алдын медаль яулады.
Оештыручы илләр сайтында чыккан протоколлар нигезендә, Илдар Гайнуллин алтын медаль иясе булды. Рәсми нәтиҗәләрне 23 сентябрьдә олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәкләр.
Ярышларда 80 илдән килгән командалар катнаша. Россияне Казаннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән дүрт катнашучы тәкъдим итә.
Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) 14-23 сентябрьдә уза. Ул онлайн-форматта уза, оештыручы ил — Сингапур.