Татарстанда иң яхшы тәрбиячеләренең исемнәре билгеле
19 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татар телендә тәрбия алып бара торган 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан этабында 3 нче урын алды. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала.
Конкурста 2 нче урынны 29 нчы Балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Поморцева алды.
Пермьдә узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшләүче Юрий Шулятьев яклаячак. Ул Татарстан этабында 1 нче урынны алды. Юрий Шулятьев Казанның Мәскәү районында урнашкан 311 нче балалар бакчасында эшли.
Лауреатлар һәм номинантлар арасында Яшел Үзән, Әгерҗе, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Питрәч һәм Казан тәрбиячеләре бар.