belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Педагогик Олимп – 2009» республикакүләм конкурсы

«Педагогик Олимп – 2009» республикакүләм конкурсы

21 Nov, 2008 Сылу 0
«Педагогик Олимп – 2009» республикакүләм конкурсы
Microsoft Office document icon Karar.nigezleme.doc

Агымдагы елның 15нче октябреннән 2009 елның 15нче мартына кадәр республикада «Педагогик Олимп – 2009» исемле республикакүләм конкурс уза.

Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик сыйныфлары (группалары) укучылары, югары һәм урта һөнәри белем бирү педагогик уку йортларының студентлары, шулай ук укыту, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары өчен премиягә дәгъва кылучы яшь мөгаллимнәр катнаша ала. Республиканың мәгариф системасына югары квалификацияле кадрлар әзерләү - әлеге чараның төп максаты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 21.11.2008 - 16:54):https://belem.ru/node/797