Балаларга татар теле өйрәтү өчен мультфильм әзерләнә
17 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Мәскәүдә балаларга татар телен өйрәтү өчен мультфильм әзерләнә. Булачак проектның персонажлары, хронометражы, идеясе һәм рәсемнәре билгеле. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Профессионаллар командасы сүзләр, музыка һәм өйрәнү өчен хәрефләр сайлау белән шөгыльләнә.
29 августта Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» меценат, автономия активисты Рөстәм Мәһдиев белән цифрлы технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү буенча уникаль уртак проект әзерләү турында килешкән иде.