Рухи иман сафлыгы (фәнни җитәкче: Тарханова Г.И., Яр Чаллы 22 урта мәктәбе югары категорияле укытучысы)
А. Алиш 1908 елның 15 нче сентябрендә Спас районының Көек авылында туган. Күргәнебезчә, бу яклар борынгы Идел Болгарының үзәк җирләрендә урнашкан. Нәкъ менә шушы җирләр борынгы заманнардан бирле мәчет- мәдрәсәләре, ислам йогынтысының көчле булуы, укымышлы затларының күп булуы белән дан тоткан. Бу, һичшиксез, Алишлар нәселенә дә карый. Ш. Мәрҗанинең алда искә алынган хезмәте дә нәкъ шуны раслый. Тарихчы хезмәтендә бу нәселнең төп буыннары: “Мелла Гобәйдулла бине Җәгъфәр бине Ибраһим бине Сәрмәт бине Әлмәт бине Алыш әл-Казани әл- Әлмәти,” — дип саналып киткән һәм Гобәйдулла ишанның улы Нигъмәтулла ишан, аның улы Гатаулла хәзрәтнең исемнәре, хезмәт-вазифалары, яшәгән урыннары искә алынган. Димәк, Алиш фамилиясе аларга нәсел башында торучы Алыш (Галишаһ) бабаларыннан калган. Аның әтисе Габделбарый абзый белән әнисе Газизә апа да, ерак бабалары сыман, укымышлы һәм хөрмәтле кешеләр булганнар. Әнисе, алтынчы бала һәм беренче ир баласы Абдулла тугач, “Габдуллаҗанымның гомер тарихы” дигән дәфтәр башлап, анда улы турында истәлекләр язып бара торган була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рухи иман сафлыгы | 17.37 KB |