Мәктәп укучылары кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәк?
2 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Мәктәпләрнең читтән торып укуга күчүе хәзерге вакытта каралмый. Сыйныфны, коронавирус белән авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы ачыкланган очракта, ике атналык дистанцион укытуга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
«Бүгенге көндә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүенең бер генә вариантын да карамыйбыз. Бердәнбер шундый мөмкинлек - ул бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авырган өч баланың барлыкка килүе. Ул вакытта сыйныф, бәлки, ике атналык дистанцион укытуга күчерелер», - диде Патяшина.
Ул коронавирус белән грипптагы кебек система кулланылса, ягъни грипп вирусы аркасында мәктәп укучыларының 20 проценты булмагандагы кебек, мәктәп бер атна карантинга җибәрелә.