20 сентябрьдән дистанцион укуга күчү планлаштырыламы?
29 Aug, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәргә планлаштырмый. Бу турыда Таттарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«Без бу булмас дип өметләнәбез. Бүген бернинди план да юк. Иң мөһиме, безнең сентябрьдә ябылачагыбыз турында әйтү өчен ниндидер алшартлар да юк», — диде спикер.
Укытучылар һәм министрлык мәктәпләрдә балаларның иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшли, диде ул.
Шулай ук спикер бишкөнлек һәм шимбә көннәрендә онлайн-укулар кертү идеясен дә шәрехләде.
«Бишкөнлек уку атнасына һәм шимбә дистанцион укуга күчү турында бердәм план юк. Әгәр дә мәгариф учреждениесендә шундый мөмкинлек һәм ихтыяҗ бар икән, алар моны уку планына зыян китермичә эшли ала», — диде Алсу Әсәдуллина.